Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4056 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 18 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1254, 999, 461, 361, 337 һәм 69 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International