Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара шахмат көнен билгеләп үттеләр.
2017 елның 20 июлендә буш эш урыннары ярминкәсе үткәрелде, аның эшендә эш эзләүче шәһәрдәшләр белән беррәттән, мәшьгүльлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар да катнашты.
Бүген Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Туган як эзләреннән” дигән экологик фестивальдә катнаштылар.
Кичә Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерендә булып кайтты.
“Шатлык” приюты карамагындагы балалар белән тәрбияче Галимзянова Л.М. спорткомплекска экскурсиягә барды.
Яшел Үзәндә "Компьютер дизайны" программасы буенча эшсез гражданнар өчен курслар тәмамланды. Әлеге укулар "Квалификация үстерү төбәк агентлыгы" акционер коммерцияле булмаган огранизация базасында узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле дини конфессия вәкилләре яши. Барысы бергә өлкәннәр дус, тату дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә.
Бүген Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә директор урынбасары Исламия Акмалова "Контакт – Үзәк" МТС персонал туплау буенча белгече Юлия Баязитова белән социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати очрашу оештырды. Барлыгы чарада 21 кеше катнашты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен программалар куллана. Аларның берсе булып, фин, яки скандинав йөреше тора.
Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә, тәрбияче Гарипова Р. Ш. җитәкчелегендә «Туган якның файдалы үсемлекләре» исемендәге танып белү чарасы уздырылды.