Кичә Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерендә булып кайтты.
Очрашу яшүсмерләрне һөнәр сайлау нигезләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру, һөнәр сайлаганда ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Чара кысаларында анкета язу үткәрелде, биредә 30 укучы катнашты.