Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле дини конфессия вәкилләре яши. Барысы бергә өлкәннәр дус, тату дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә.
Шушы көннәрдә интернат-йортында Джамиг мәчете имам-хатыйбы булды. Намаз уку бүлмәсендә ул сүрәләр һәм догалар укыды. Шуннан соң социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсендә, чәй табыны әзерләнде. Әңгәмә барышында өлкән кешеләр имам-хатыбка кызыксындырган сорауларын бирде, үзенең хисләре белән уртаклашты.