“Шатлык” приюты карамагындагы балалар белән тәрбияче Галимзянова Л.М. спорткомплекска экскурсиягә барды.
Чараның максаты – балаларның спорт тормышына карашларын киңәйтү иде.
Экскурсия теквандо белән шөгыльләнә торган залдан башланды. Анда приют карамагындагыларны тренер каршы алды. Балалар күнегүләрне карады һәм үзләре дә катнашты. Шулай УК балалар шөгелләнү бүлмәсендә булдылар.Биредә дә алар үз көчләрен сынап карарга булдылар, шуның өчен тренерның уңай бәясен алдылар.