Алабуга интернат-йорты скандинав йөреше дәресләренә кушылырга чакыра

2017 елның 21 июле, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен программалар куллана. Аларның берсе булып, фин, яки скандинав йөреше тора.

Һәр атна саен өлкән яшьтәге кешеләр белгечләр, медицина хезмәткәрләре белән бергә Александровский паркында скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Моннан тыш, скандинавия йөреше барышында шәфкать туташы дәвалау физкультурасы күнегүләре дә үткәрә.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты башкаларны да һәр пәнҗешәмбе көнне сәгать 10.00-11.00дә Александровский паркында дәресләргә кушылырга чакыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International