Бүген Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Туган як эзләреннән” дигән экологик фестивальдә катнаштылар.
Әлеге чара Арча районы экология үзәге белгечләре белән берлектә уздырылды. Фестиваль балаларның сәләмләве белән башланып китте. Чара концерт номерлары, уен һәм җыр-бию белән үрелеп барды.
Экология белгечләре балаларны табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Туган якның кошлары, хайваннары, үсемлекләре турында әңгәмә үткәрде. Балаларга кыр чәчәкләре һәм аларны йорт тирәли ничек үстерү турында сойләделәр. Шулай ук чәчәкләрнең файдасы һәм кулланылышы турында мәгълүмат алдылар. Балаларга төрле иҗади фикерләр, юнәлешләр бирелде.
Фестиваль чишмәгә экскурсия белән дәвам итте. Анда балалар торле уеннарда һәм сәхнәләштерелгән чарада катнаштылар.
Тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Мухамметшина Гүзәлия сүзенә караганда, мондый чаралар балаларның игътибарын тере табигатькә юнәлтә, тирә-як табигатенә мәхәббәт уята, аны саклауга һәм дәвам итүгә өнди.