Яр Чаллы халлыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады

2017 елның 21 июле, җомга

2017 елның 20 июлендә буш эш урыннары ярминкәсе үткәрелде, аның эшендә эш эзләүче шәһәрдәшләр белән беррәттән, мәшьгүльлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар да катнашты.

Чараның максаты – шәһәр халкына эшкә урнашырга ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү һәм мәшьгүльлек үзәге тәкъдим иткән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм аларны халыкка якынайту иде.

Ярминкәдә шәһәрнең 17 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты, шулардан ШЭ Хафизова Елена Иосифовна, ҖЧҖ “Агроторг”, ҖЧҖ “Содексо ЕвроАзия”, ҖЧҖ “КИВИ+”, ҖЧҖ “Монументаль”, ҖЧҖ “Камастройиндустрия”, ПАҖ “КАМАЗ”  Двигательләр заводы, ПАҖ “КАМАЗ” Автомобиль заводы, ПАҖ “Таттелеком” ЗЭЧИ Яр Чаллы филиалы, ҖЧҖ “Чаллы су каналы” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр барлыгы 152 вакантлы эш урыны тәкъдим итте: су җитештерү хезмәте баш инженеры, инженер-проектировщик, инженер-химик, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы хезмәткәре, актив сату агенты, азык-төлек товарлары сатучы-кассир, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче-универсал, тегүче, кассир, официант, камыр эшләнмәләре остасы, слесарь-ремонтчы, автомат һәм полуавтомат линияләр станоклары һәм җайланмалары операторы, механик җыю эшләре слесаре, буяучы, келәтче, төяү җайланмасын йөртүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, пресста һәм зур чүкечтә эшләүче тимерче, огнеупорщик, газ белән кисүче, станок һәм слесарь эшләрен тикшерүче, автомат линияләр һәм агрегат станоклар көйләүче, төяүче һәм башкалар.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшьгүльлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үткәрелү вакытына  биредә 6132 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә барлыгы 120 кеше килде, шуның 31нә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International