Бүген Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә директор урынбасары Исламия Акмалова "Контакт – Үзәк" МТС персонал туплау буенча белгече Юлия Баязитова белән социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати очрашу оештырды. Барлыгы чарада 21 кеше катнашты.
Очрашуның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә вакантлы эш урыннары тәкъдим итү торды.
Кунак булган эш урыннары, эшкә урнашканда компания бонуслары, , шул исәптән ташламалар, карьер үсеше мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерде.