Чистай психоневрология интернаты командасы спорт ярышларында катнашты

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

18 август көнне Чистайның "Татнефть - Олимп" стадионында инвалидлар арасында спорт ярышлары  үтте. Чара физкультурачылар Көненә багышланган иде . Чараның максаты ныгытуда дустанә элемтәләрне,  спорт осталыгын арттыру,иң көчле спортчы һәм команданы билгеләү. Ярышлар дартс, армреслинг, авыр атлетика, катнаш эстафета, "Джакколо" уены   спорт төрләре буенча үтте.

Чистай психоневрологик интернатында яшәүчеләр командасы  зур кызыксыну белән ярышты,  менә дигән физик әзерлекләрен күрсәтте. 

Нәтиҗәләдә Чистай психоневрология интернаты командасы катнаш эстафетада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында 1нче урынны яулады.  "Джаккало" уенында l урынны Чистай психоневрологик интернатында яшәүче Марат Нәбиев яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International