"Яңарыш" үзәгендә экологик конкурс үтте

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

"Җир – безнең уртак йортыбыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Әкияти экология" конкурсы узды. Максаты - экологик культурасын  тәрбияләү һәм балаларның  экология проблемасына кызыксынуын арттыру. 

Балаларга үзләренең китапларының авторлары, рәссам һәм мөхәррирләре булырга уникаль мөмкинлек  бирелде. Катнашучылар иҗатында әйләнә-тирәлекнең пычрануының иң актуаль темалары кузгатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International