Шушы көннәрдә түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Кама" һәм "Зәңгәр күл" балалар сәламәтләндерү лагерьларында күчмә профоринтацион чаралар оештырды.
Лагерьларда ял итүче балалар өрле һөнәрләр турында табышмаклар чиште, шигырь укыды, рәсем ясады, шулай ук "Кем кайда эшли?" уены ярдәме белән нинди һөнәр вәкилләре хастаханәдә, мәктәптә, автотранспорт предприятиесендә, сәүдә үзәгендә хезмәт куя икәнлеген белде.
Ярышлар барышында җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.