Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шайдуллин һәм Гөлия Мифтахова ведомство ара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Гаилә бәхете нәрсәләр белән бәйле?”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән гаилә бәхете серләре һәм ничек вакытында гаилә низагларын җаен табып үткәреп җибәру турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдәдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - гаилә планлаштыру буенча төп белем алу булып тора.