Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Наталией Кудряшова тарафыннан "Агрессия һәм ачу" темасына дәрес үткәрелде. Чара "Үзем белән гармонияда" үсмерләр арасында суицидны профилактикалау программасы кысаларында үтте. Анарда социаль патронатта торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты.
Балалар үз-үзеңне позитив хис итүгә, яшьтәшләр белән бердәмләшүгә юнәлдерелгән психологик күнегүләрдә актив катнаштылар.