Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы катнашында Казанда инклюзив чара узды  

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

30 август, шәһәр Көнендә, Иске Татар бистәсе территориясендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дигән инклюзив иҗади мәйданчык оештырылды. Чараның инициаторлары - Казан мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы ярдәме белән Константин Васильев музее белән берлектәге "Юность" мәдәният сарае базасындагы  "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе.

Бәйрәдә иҗат коллективлары чыгышы ясады, шулай ук спектакль күрсәтелде. Чараның төп максаты – сәламәт кешеләрне инвалидлар белән берләштерү, момкинлекләре чикле гражданнарны социализацияләү, аларның тормышларын якты хисләр белән тулыландыру.

АхырданТатарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәракшин Татарстан Республикасы Көне уңаеннан кунакларны һәм чарада катнашучыларны котлады, шулай ук  иҗади инклюзив "Э-моция" студиясе вәкилләренә актив иҗади эшчәнлеге һәм социаль инклюзия практикасын тормышка ашыруда катнашу өчен Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасын апшырды һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International