Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә "Шартлы янгын сүндерү һәм персоналны эвакуацияләү" дигән практик дәресләр үткәрелде, анда 18 учреждение хезмәткәре катнашты.
Чараның максаты - гадәттән тыш хәлләргә, шул исәптән янгын чыгуга әзер булу, нинди адымнар ясауны белү.
"Тренировкалар вакытында персоналда янгын шартларында дөрес карарлар кабул итергә, янгын сүндерү чараларын из табарга һәм дөрес кулланырга күнекмәләрә ныгытылды", - дип билгеләп китте эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре.
Эвакуацияләү ахырында гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы надзор һәм профилактик эшләр Бүлеге өлкән инспекторы Владимир Соборнов йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, тренировка гомумән уңай узды , АПС системасы эшләде, максатлар һәм бурычлар ирешелде.