Шушы көннәрдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әти-әниләре ведомствоара исәптә торучы балалар өчен Татарстан Республикасы Көненә багышланган чара үткәрде.
Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ел саен уздырыла торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе уздырылды.
31 август көнне, Белем көне алдыннан Лаеш район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белгечләре "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, шулай ук ведомствоара исәптә торучы гаиләләр өчен түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.
Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән хәйрия акциясе оештырылды.
Корбан Бәйрәме алдыннан Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Айбаш, Мемдель, Каенлы авыл җирлекләрендә 23 социаль хезмәт алучының йортын җештырды.
Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясенә кушылды.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 29 нчы августа тәрбияче Зарипова В.Ф., жыр укытучысы Городилова Н.Г., “Заря” яшүсмерләр клубы педагоглары белән тернәкләнү курсы узучы балалар өчен ТАССРның 100 еллык бәйрәме кысасында “Чәчәк аткан Татарстан!” исемле кичә оештырды.
29 августта Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучылар "Иллюзион" кинотеатрында булдылар. Биредә интернат карамагындагыларга Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турында документаль фильм күрсәттеләр.
"Здравушка" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Шәһәр һәм Республика Көненә багышланган чара үткәрде.
Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә Корбан гаете – эшләми торган бәйрәм көне булачак.