Җәйге ялның соңгы көннәрендә Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә “Азнакай” санаторий- профилакториенда ял итүче яшүсмерләр өчен “Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау” исеме астында уен-квест уздырдылар.
Уенда барлыгы 7 команда катнашты. Балалар 7 тукталышны үтәргә тиешләр иде. Һәр тукталышта төрле һөнәрләргә бәйле булган сорау һәм биремнәрне үтәргә кирәк булды.
Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Квестта катнашкан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мондый кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар балаларның һөнәр өлкәсендәге белемнәрен ныгыта, киләчәктә һөнәр сайлауда зур этәргеч бирә.
Профориентацион чарада барлыгы 51 яшүсмер катнашты.