Татарстан Республикасы Көне һәм шәһәр Көне алдыннан Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" социаль приютында "Гасырларда яшә, туган Татарстан!" дигән танып белү иҗади проекты башланды.
Катнашучылар милли музыка, Татарстан Республикасы халыклары традицияләре һәм мәдәнияте белән танышты: шигырьләр, татар халык мәкальләре, табышмаклар әйтелде.
"Чыганак" музее балаларга Ватаныбыз тарихы белән якынрак танышырга мөмкинчелек бирде. Танышып кына калмадылар, балалар үзләре дә берничә һөнәрне сынап карадылар. итеп, Иҗади остаханә алар татар милли баш киеме- түбәтәй ясап карадылар.