2017 ел башыннан Алабугада җирле мәшгульлек үзәге ярдәме белән 468 балигъ булмаган гражданнар  эшкә урнаштырылды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Мәктәп каникуллары тәмамланып килә. Бу вакыт эчендә күп кенә 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган яшүсмерләр ял итеп тә, эшләп тә элгерделәр һәм беренче хезмәт хакларын алдылар.

Программа максатлары - балигъ булмаганнарны иҗтимагый хезмәткә тарту, яшүсмерләрдә хәзерге заман шартларында хезмәт базарында аңлашу сәләтен формалаштыру, шулай ук балалар җинаятьчелеген профилактикалау һәм хокук бозуларны кисәтү.

2017 елның узган чорында Алабуга мәшгульлек үзәге ярдәме белән 468 балигъ булмаган гражданнар  эшкә урнаштырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International