Бүген татарстанлыларның эш көне бер сәгатькә кыскартылачак

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә Корбан гаете – эшләми торган бәйрәм көне булачак.

Корбан бәйрәме ТР Президенты Указы белән билгеләнә. 2017 елның 19 май көнендә № ПУ-401 “2017 елда Ураза һәм Корбан гаетен уздыру көннәрен билгеләү” турында Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2017 елды Корбан бәйрәме башлану көне 1 сентябрьгә туры килә.

Шул рәвешле, 1 нче сентябрь көне ял  булачак, 31 августта эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International