31 август көнне, Белем көне алдыннан Лаеш район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белгечләре "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, шулай ук ведомствоара исәптә торучы гаиләләр өчен түгәрәк өстәл утырышы үткәрде.
Утырышта социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Сюнина, "Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Лицова, Республика матди ярдәм үзәгенең №25нче филиалы мөдире Елена Прянишникова, Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Алсу Волкова катнашты.
Ата-аналар һәм балалар алдында уңышлар теләп Наталья Лицова чыгыш ясады. Елена Прянишникова ата-аналарга аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да канцелярия кирәк-яраклары һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды.