Чистай интернат-йортында документаль фильм күрсәттеләр

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

29 августта Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучылар "Иллюзион" кинотеатрында булдылар. Биредә интернат карамагындагыларга Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы турында документаль фильм күрсәттеләр.

Фильм тамашачыларны бөтен дөнья җыелган спортчылар һәм профессионаллар белән таныштырды. Интернат-йорт белгечләре сүзләренчә, биредә яшәүчеләр "Чистай" мәдәни үзәге оештырган барлык чараларга да бик теләп йөри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International