Баулы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнарны Татарстан тарихы белән таныштырды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әти-әниләре ведомствоара исәптә торучы балалар өчен Татарстан Республикасы Көненә багышланган чара үткәрде.

Чараның максаты булып балаларны Татарстанның дәүләт символлары, тарихы белән таныштыру торды.

Оештыручылар балаларга Татарстан гербының барлыкка килү тарихы, флагының әһәмияте турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International