Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән хәйрия акциясе оештырылды.
13 тернәкләндерү курсы узучы беренче сыйныф балалары өчен концерт программасы әзерләнде. Чара барышында булачак мәктәп укучылары математика, уку, грамота, җыр буенча җитезлекләрен күрсәтте.
13 инвалид бала өчен тернәкләндерү үзәгенең Күзәтүчеләр советы әгъзалары мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.