Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясенә кушылды.
Яңа уку елы алдыннан социаль ярдәм күрсәтүгә аеруча мохтаҗ гаиләләрдә торучы балигъ булмаганнар өчен "Белем иленә Сәяхәт" хәйрия чарасы оештырылды.
Чара "Брейн - ринг" интерактив уены формасында узды. Биредә балалар эрудициясен һәм командада эшли белүен күрсәтте.
Чара ахырында Казан шәһәре Думасы депутаты Б. Р. Котдусов һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе региональ бүлегенең вәкиле М. Н.Горева уңышлар теләп, чыгыш ясады.