Бүген, 20 сентябрь көнне, Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты 2 нче гимназия, шереметьев мәктәбе һәм №31 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.
26 сентябрь көнне Казан ярминкәсендә "Актив озын гомер" икенче махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлаячак.
Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә компьютерлы тест үткәрде.
Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләре мәдәният һәм ял паркына экскурсия оештырды.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре “Эссен” Гипермаркеты янында 2017 елның 16 сентябрендә уздырылган буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады. Чараның максаты-шәһәрдәшләргә эшкә урнашуда ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтен халыкка якынайту, аның сыйфатын һәм аннан куллану мөмкинлекләрен арттыру.
Һөнәри юнәлеш бирү чараларын тормышка ашыру кысаларында Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген дәвам итә.
"Парковый ритрит" технологияләрен тормышка ашыру кысаларында Әлмәт "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен көзге урманга экскурсия оештырылды.
23 сентябрьдә Казанда "Нечкәбил 2017" - Татарстан гаиләләре Фестиваленең ярымфиналы узачак.
Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы ведомствоара “Таң” исемле программасы буенча Кукмара шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Кичә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә супервизия үткәрелде.