Бүген, 20 сентябрь көнне, Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты 2 нче гимназия, шереметьев мәктәбе һәм №31 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре тест үткәрде һәм укучыларга һөнәр сайлау механизмнары, популяр һәм кирәкле белгечлекләр турында сөйләде.