26 сентябрь көнне Казан ярминкәсендә "Актив озын гомер" икенче махсуслаштырылган күргәзмә үз эшен башлаячак.
Күргәзмәдә түбәндәге чаралар үткәреләчәк:
1) Өлкәннәр өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе;
2) "Алтын көз" Республика социаль программалар конкурсына йомгак ясау;
3) "Домашнее рукоделие" (“Өй кул эшләре”) клубының эшләре ярминкәсе;
4) ТАССР оешканга 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән "Туган як тарихы картиналары" фото-күргәзмәсе.
Шулай ук, Пенсионерлар Берлеге Идарәсе тарафыннан бушлай юридик консультацияләр күрсәтү үткәреләчәк.
Күргәзмәдә 30дан артык компания катнашачак, шул исәптән, медицина учреждениеләре һәм Татарстан Республикасы ведомстволары һәм башкалар.
"Актив озын гомер" күргәзмәсе эшенә мәдәни-агарту һәм күңел ачу программалары да керә.
Аның кысаларында мода күрсәтү, бию дәресләре, "Скандинав йөреше", йога буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырылган. Шулай ук бушлай фильмнар күрсәтү каралган.