"Парковый ритрит" технологияләрен тормышка ашыру кысаларында Әлмәт "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен көзге урманга экскурсия оештырылды.
Чараның максаты – инвалидларның тормыш һәм социаль активлыгын арттыру.
Үзәк психологы Рамзиля Нуриева культорганизатор Рафаел Хаертдинов белән “Урман тавышлары” дигән чара уздырды.