Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатында булдылар

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә компьютерлы тест үткәрде.

Әлеге тест язу индивидуаль формада "Юнәлеш" методикасы буенча үткәрелде. Бу методика нигезендә барлык һөнәрләр дә биш төргә бүленә: кеше – кеше, кеше–техника, кеше-знаклы система, кеше-сәнгать образы һәм кеше–табигать.

Барлыгы тест язуны 8 укучы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International