Сарман эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтә

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү чараларын тормышка ашыру кысаларында Сарман халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген дәвам итә.

Кичә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре "Эрудит-Селдом" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең вәкилләре белән берлектә Сарман гимназиясе 8-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче тестлар яздырды.

Яңа уку елында сентябрьдән декабрьгә кадәр 8-11 сыйныфның 426 укучылары өчен тестлар яздыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International