“Тылсым” үзәгендә профилактик чара узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Чараның төп темасы “Ата-ананың  гаиләсе алдында җаваплыгын  формалаштыру”. Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, ата-аналар үзенең гаиләсе алдында җаваплылык һәм бурычы  турында әңгәмә корды.   Шунда ук гаилә  функцияләрен һәм аның ихтыяҗлары турында анлатма уткәрелде, буклетлар өләшенде.

Утырышта уздырган чараның максаты "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International