Яр Чаллыда яңа форматта вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре “Эссен” Гипермаркеты янында 2017 елның 16 сентябрендә уздырылган буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады. Чараның  максаты-шәһәрдәшләргә эшкә урнашуда ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтен халыкка якынайту, аның  сыйфатын һәм аннан куллану мөмкинлекләрен арттыру.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 7 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты:

АҖ “Татэлектромаш Холдинг компаниясе”,

ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге,

АҖ “Ремдизель”,

ПАҖ КАМАЗ “Пресс-рам заводы”,

ҖЧҖ “Ак Барс Металл”,

ПАҖ КАМАЗ Тимерчелек заводы,

ҖЧҖ “Алабуга ФОРД Соллерс оешмасы.

 

Эш бирүчеләр барлыгы 182 вакантлы эш урыны тәкъдим итте: эшләнмәләрне комплектлаучы, транспортировщик, электрон-санау машиналары операторы, эш бүлүче, төяү җайланмасын йөртүче, наждакчы, чистартучы, келәтче, биналар җыештыручы, мастер, кабул итүче-җибәрүче, инженер-технолог, инженер-конструктор һәм башкалар.

Гипермаркетның керү мәйданчыгында мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы эшләде. Анда Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең  буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, бүгенге көндә анда барлыгы 5000 буш эш урыны теркәлгән. Шулай ук Мобиль офиста мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һөнәри ориентация буенча тестлар һәм һөнәри  уку буенча консультацияләр уздырдылар.

Ярминкәдә барлыгы 110 кеше катнашты. Шуның 28нә алга таба эшкә урнашу өчен ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына юллама бирделәр.

Мәшгульлек үзәге мондый чараларны бүтән сәүдә  үзәкләре  янында оештыруны да күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International