«Россия балалары-2018» профилактик операциясе барышында Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен кинотренинг элементлары кулланылган «Балаларның киләчәге безнең кулларда» дигән интерактив дәрес узды.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымлы минераллар дөньясы» дигән чара узды. Аны Денежкин исемендәге Балалар мәрхәмәтлек орденының «көмеш» яшьтәге волонтерлары оештырды. Бу чара «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
1 апрельдә Татарстанда «Россия балалары - 2018» Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы башланып китте.
Арча балалар һәм яшүсмерләр өчен “Исток надежды” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Казан арты» тарих-этнография музеена «Комсомол – бу юкка гына булмаган! Бу планетаның яшьлеге!» дигән экскурсия оештырылды.
Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар белән эштә яңа технология гамәлгә кертелде – «Скандинавия йөреше». Әлеге технологияне гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазларны оешма «Алтын көз» республика конкурсында социаль тернәкләндерү программасын җитештергән өчен бүләк итеп алды.
Кама Тамагы «Богородский рай» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Гөлназ Хөснетдинова «Татарстан – бай төбәк» темасына дәрес үткәрде. Чарада Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Бүген Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «За здоровьем на тренажере» дигән дәрес үтте. Аның барышында инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучылар күпфункцияле «ДОН» комплексында шөгыльләнделәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә кунака Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары килде.
Лениногорск мәшгульлек үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә чираттагы ведомствоара рейд белән чыктылар. Бу атнада белгечләр Иске Кувак авылында булдылар.
«Россия балалары - 2018» ведомствоара профилактик операциясен үткәрү кысаларында Балтач халыкны социаль тәэмин итү «Наз» комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Балтач районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге инспекторы Ләйсән Нәҗипова8-10 сыйныф укучылары янында булдылар.