Баулы интернат-йортында яшәүчеләр актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «За здоровьем на тренажере» дигән дәрес үтте. Аның барышында инсульт кичергән социаль хезмәтләр алучылар күпфункцияле «ДОН» комплексында шөгыльләнделәр.

Шунысын да әйтергә кирәк, социаль хезмәт карамагындагылар белән уен шартларында вак моторика, көнкүреш һәм техник күнекмәләр үсеше өчен киң күнегүләр комплексы үткәрелә. Дәресләр шәфкать туташлары күзәтүе астында башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International