«Россия балалары - 2018» ведомствоара профилактик операциясен үткәрү кысаларында Балтач халыкны социаль тәэмин итү «Наз» комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм Балтач районы буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге инспекторы Ләйсән Нәҗипова8-10 сыйныф укучылары янында булдылар.
47 яшүсмер белән, шул исәптән 6 социаль хезмәтләр алучы белән, «Сәламәт мәктәп» дигән төркемле чара уздырылды. Аның максаты – хокук бозуларны, тәмәке тартуны, эчкечелекне, наркоманияне кисәтү.