2018нче елның 6 июнендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Яшел Үзән муниципаль районының Зур Ключи авылында булып кайтты.
Питрәчнең «Шатлык» приютында гадәти булмаган «Тылсымлы тасма» дигән бик кирәкле нәфис гимнастикада аергыч-төсле тасма белән кулланып физкультура дәресе үтте.
Татарстан Республикасында балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән 2014-2019 елларга эшләнгән өстәмә чаралар планын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан районында чаралар уза. Районның “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Үзәк район хастаханәсе белән берлектә квалификацияле белгечләр ярдәме белән йөкле хатыннарга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук гаиләгә һәм балаларга булган дәүләт социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән «Аистенок» клубы булдырды.
Буада «Яшүсмер – 2018» ведомстара операция оештыру уңаеннан кичке рейд оештырылды. Рейдта «Гармония» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һ.б оешма вәкилләре чыкты.
Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру уңаеннан дәүләт программасы эшли. Әлеге уңайдан 2014 елдан республикада төрле халыклар мәдәниятын колачлаган конкурс оештырыла. Конкурс балигъ булмаганнарда патриотик рух тәрбияләү, рухи-әхлакый сыйфатларын камилләштерү һәм Татарстан халыклары мәдәнияте, йолаларына хөрмәтле караш тудыру җәһәтеннән оештырыла.
«Асылташ» социаль йорты тәрбияләнүчеләре Д. Максим, К. Даниил һәм М. Рим бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Игелекле дулкын” мәдәни-хәйрия фестивалендә катнашты.
Бөгелмәнең билгеле яшәү урыны һәм эш урыны булмаган кешеләр өчен "Маяк" социаль адаптация үзәгендә Россия көне билгеләп үтелде. Үзәк белгечләре Ләйсән Хамматова һәм Елена Ризатдинова "Россия - безнең бөек держава" дигән чара оештырды.
8 июньдә Казанда Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде. Дәүләт бүләкләре белән үз эшенең осталары тәбрикләнде. Моннан тыш бәйрәмдә төрле мастер-класслар оештырылды.
Буаның «Гармония» гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция оештырды.
Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тантаналы чара оештырды. Бәйрәмдә социаль өлкәдә хезмәт куйган ветераннар, шулай ук яшь белгечләр дә катнашты.