2018нче елның 6 июнендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Яшел Үзән муниципаль районының Зур Ключи авылында булып кайтты.
Белгечләр мәшгульлек, һөнәргә өйрәтү, эшсезлек пособиесен билгеләү тәртибе, эшмәкәрлек эшчәнлеге формасында үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләрен оештыру буенча 16 гражданга консультация бирде. Чара барышында10 кеше кабаттан теркәлү узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгече, шулай ук, сәламәтлеге чикле балага өй шартларында киләчәктә сайлаячак һөнәре буенча профориентация хезмәтләре күрсәтте. Аның белән әңгәмә, психологик- диагностик тест үткәрелде һәм хезмәтчәнлек тармагын сайлауда киңәшләр бирелде.