Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру уңаеннан дәүләт программасы эшли. Әлеге уңайдан 2014 елдан республикада төрле халыклар мәдәниятын колачлаган конкурс оештырыла. Конкурс балигъ булмаганнарда патриотик рух тәрбияләү, рухи-әхлакый сыйфатларын камилләштерү һәм Татарстан халыклары мәдәнияте, йолаларына хөрмәтле караш тудыру җәһәтеннән оештырыла.
Конкурс ике этапта уза. Сайлап алу турында экспертлар төркеме тарафыннан 17 махсус учреждениедән 20 программа каралды. Коммиссия карары буенча шуларның 12 се конкурсның икенче этабына узды.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конкурс берничә номинациядә узган. Конкурсантларның күбесе «Үз ватаның өчен горурлык хисләре, Татарстан тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт» һәм «Яшь буында мәдәниятле шәхес тәрбияләү» номинацияләрендә катнашты.