Буада «Яшүсмер – 2018» ведомстара операция оештыру уңаеннан кичке рейд оештырылды. Рейдта «Гармония» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һ.б оешма вәкилләре чыкты.
Чара барышында 11 социаль яктан авыр хәлдәге гаиләдә булдылар. Анда 19 балигъ булмаган балаларның яшәү урыны шартлары тикшерелде. Әти-әниләр белән профилактик әңгәмәләр оештырылды. Балаларны тәрбияләү, укыту җәһәтеннән киңәшләр бирелде. Рейд барышында балаларны сәламәтләндерү лагерьларына җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды.