Бөгелмәнең билгеле яшәү урыны һәм эш урыны булмаган кешеләр өчен "Маяк" социаль адаптация үзәгендә Россия көне билгеләп үтелде. Үзәк белгечләре Ләйсән Хамматова һәм Елена Ризатдинова "Россия - безнең бөек держава" дигән чара оештырды.
Чарада әлеге бәйрәм турында бәян ителде, аның тарихы турында сөйләнелде. Үзәктә яшәүчеләр Россия гимны, флагы һәм гербының нәрсә аңлатканын белделәр.