8 июньдә Казанда Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелде. Дәүләт бүләкләре белән үз эшенең осталары тәбрикләнде. Моннан тыш бәйрәмдә төрле мастер-класслар оештырылды.
Биектау районының "Өмет" социаль ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре бу бәйрәмдә балалар уеннары тәкъдим итте. Балаларның үсешен камилләштерүгә ярдәм итүче бу проект аерым һәм күмәк шартларда да кулланыла, ди өметлеләр.