Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2018 елның 9 июне, шимбә

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тантаналы чара оештырды. Бәйрәмдә социаль өлкәдә хезмәт куйган ветераннар, шулай ук яшь белгечләр дә катнашты.

Бәйрәм программасының тантаналы өлешендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады. Мактаулы һәм катлаулы һөнәр ияләрен тәбрикләргә башка дәрәҗәле кунаклар да килде. Үз эшендә нәтиҗәләргә ирешкәннәргә Мактау, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International