Татарстан Республикасында балалар туу санын арттыруга юнәлдерелгән 2014-2019 елларга эшләнгән өстәмә чаралар планын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан районында чаралар уза. Районның “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Үзәк район хастаханәсе белән берлектә квалификацияле белгечләр ярдәме белән йөкле хатыннарга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук гаиләгә һәм балаларга булган дәүләт социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән «Аистенок» клубы булдырды.
Бу көннәрдә район хастаханәсе базасында педиатр һәм Үзәкнең юристы катнашында чираттагы дәрес узды. Дәрес барышында бала табу педагогикасы буенча лекция укылды, беренче бала тууга түләүләр алу мәсьәләләре буенча, “күпбалалы әни” статусын алу һәм аңа тиешле ташламалар турында аңлатмалар бирелде.
Шулай ук булачак әниләр теләге белән социаль челтәрләрдә «Аистенок» клубы төркеме оештырылды. Анда алар теләсә кайсы вакытта белгечләргә өйдән чыкмыйча гына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.