Җәлил картлар йортында татар халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21нче июнь көнне Җәлил картлар йортында  татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе   уздырылды. 

Бәйрәм интернат  ишегалдында үтте. Көне дә бик матур иде, ди оештыручылар. Иң беренче итеп өлкәннәребезне  интернатыбызның җитәкчесе  Салахова Миңзөлфия  котлады. Шул форсаттан файдаланып,  бильярд  буенча ярышкан егетләрбезгә  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебездә барлык өлкәннәребез дә  бик теләп катнашты. Күңелле уеннар, төрле – төрле ярышлар оештырылды. Болар барсы да җырлар, биюләр белән үрелеп барылды, ди җәлилдәгеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International