Һәр бала хыялланырга ярата һәм тылсымга ышана. Әле алар төрле образлар тудырырга да яраталар.
Күптән түгел, Аксубайның "Мечта" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында боди-арт сәнгате нечкәлекләренә өйрәттеләр. Чара барышында приютта тәрбияләнүчеләр бик рәхәтләнеп үз битләрен төрле төсле буяулар белән бизәде. Сәнгать ышанычлы кулларда, ди чараны оештыручылар.