Бөгелмәдә бизнес-дәресләр уза

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә эшкуарлык буенча дәрес оештырылды, мондый чаралар биредә еш уза.

Дәрес барышында мәшгульлек үзәгенең директоры Наталья Казанова чыгыш ясады.  Ул үзәк тәкъдим итә торган хезмәтләр турында бәян итте, бу өлкәдә төрле мәгълүмат бирде. Чарада барлыгы 6 кеше катнашты. Исегезгә төшереп узабыз, Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә мондый очрашулар һәр җомгада 10:00 сәгатьтә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International