«Изгелек»тә төс белән дәвалыйлар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21нче июньдә Чаллының  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Төс белән дәваланабыз» дигән чара үткәрде.  Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның кәефен, сәламәтлеген яхшырту.

Белгеч, төсләр кеше организмына нинди йогынты ясаганын сөйләде (кызыл төс кан әйләнешен активлаштырырга ярдәм итә, кызгылт сары - борчылу, талчыгу, курку, кызып китүне җиңәргә ярдәм итә, яшел төс иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый һ. б.).

Төс белән дәвалану – организмның эшчәнлеген ныгытуга ирешү өчен иң нәтиҗәле ысул булып тора. Төс белән дәвалау  - билгеле озынлыктагы  электромагнит дулкыннарның кеше органнарына һәм төрле авыруларга махсус йогынты ясый.  Төс белән дәвалануны– стрессны, баш авыртуны, йокысызлыкны, талчыгуны дәвалауда уңышлы кулланалар.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып,  кәеф һәм психоэмоциональ торышлары яхшырды. Чарада 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International