Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Спорт калейдоскобы" дигән чара узды. Эстафетада мәктәп яшендәге приютта тәрбияләнүчеләр катнашты.
Балалар ике командага бүленде; "Альпинистлар" һәм "Спортчылар". Командаларга конкурслар тәкъдим ителде, бирередә алар үзләренең үткенлекләрен һәм акылларын сынады. Интелектуаль уеннарда да балалар сынатмады, ди проект авторлары.
Балалар ярышларда бик бирелеп катнашты, барысы да финишка беренче килергә тырышты. Чарада катнашучылар җиңү өчен физик яктан гына көчле булу җитми, ә алга максат куярга кирәклеген дә аңлады.